+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 декабрь 2019, 16:40

Төн буена... карабодайга тезләнеп

8 яшьлек малайны иң якын кешеләре җәзалаган.

Кичә, 16 декабрьдә, Омск шәһәре суды 8 яшьлек баланы җәзалап яшәүче ата-анага карата ачылган эшне карый башлады. Күптән түгел бу гаилә хакында акылга сыймаслык хәл-вакыйгалар билгеле булды.
8 яшьлек малайның үз әнисе һәм үги әтисе баланы юк кына хилафлыгы өчен дә карабодайга тезләндергән. Әйтик, ул мәктәптән вакытында кайтмаган, урамда озаграк йөргән. Малай шуның өчен кайвакыт тугызар сәгать ярма өстендә тезләнеп торган...
Аның елавына, сызлануына, тезләренең канап, бозылып бетүенә беркем дә игътибар итмәгән. Киресенчә, таш бәгырьле өлкәннәр үзләре өйдә булмаганда яисә төнге вакытта малайга җәза биреп, моны төшереп тору өчен видеокамера урнаштырганнар. Хәзер бу язмалар җинаять эшендә дәлил булып тора.
Гаилә эчендәге җәзалау ысуллары турында малай дәваханәгә барып эләккәч кенә билгеле була. Карабодай ярмасы баланың тиресенә кереп, бозылып, тез буыннары ялкысынуы башланган була. Ул бер ай чамасы дәваханәдә ята.
Судта малайның әнисе дә, үги әтисе дә моны нормаль хәл, дип аңлата. Әлегә малайны гаиләсенә кайтарганнар. 19 декабрьдә янә суд булачак. Үз гамәлләре өчен ир кешене 7 елга иркеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: tolknews.ru
Читайте нас: