+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 декабрь 2019, 01:45

Балаңны автокреслода йөртәсеңме?

Агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләрендә 20 бала үлгән, 400дән артыгы тән җәрәхәте алган.

Фаҗигале нәтиҗәләргә күпчелек очракта хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм балалар өчен автомобиль креслосы булмау китергән.
Узып баручы елның 11 аенда республикада балалар һәм үсмерләр катнашлыгында 397 автомобиль авариясе теркәлгән. 20 балигъ булмаган бала үлгән, 423 бала тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта БСТ каналы хәбәр итә.
Балаларны машинада дөрес йөртмәгән өчен ата-аналар 3000 сум штраф түләячәк. Әмма юл-транспорт һәлакәтләре булган очракта җавапсызлык өчен кеше гомере белән түләнә.
Автомобильдә юлга кузгалганда, баланы махсус креслога утыртуны, хәвефсезлек каешен каптыруны гадәткә кертергә кирәк. Чөнки сүз бала гомере һәм аның сәламәтлеге турында бара. Алар үзләрен саклый белми әле, әти-әнисенә ышана. Өлкәннәр, әйдәгез, балалар ышанычын аклыйк, аларга карата җаваплы һәм игътибарлы булыйк!
Фото:novoaltaysk.online
Читайте нас: