+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 декабрь 2019, 01:25

Ялкын телләре аяусыз...

Иглин районында булган фаҗигале янгынның сәбәпләре билгеле.

Иглин районының Таутөмән авылында булган коточкыч фаҗига турында язып чыккан идек инде. Бүген, 17 декабрьдә, янгында һәлак булган 12 яшьлек кызны җир куенына салдылар.
Bash.News чыганагы хәбәр итүенчә, вагончыкта янгын җылыткыч мич аркасында килеп чыккан. Ул утын белән ягылган. Кызганычка каршы, үсмер кыз бу вакытта үзе генә булган һәм укырга китәргә әзерләнеп йөргән. Ул төтенгә тончыгып һәлак булган.
Бу гаиләнең 2018 елда йорты янган, шуннан соң аларны вакытлыча яшәп тору өчен вагончыкка күчергән булганнар. Гаилә имин буларак бәяләнә, беркайда да исәптә тормаган.
Башкортстанның Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: