+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 декабрь 2019, 19:50

Чанадагы сабыйны машина бәрдергән

Ләкин водитель туктап торуны кирәк дип санамаган.

Дәүләт автоинспекциясе 4 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Уфаның Степан Злобин урамында 2 яшьлек малайны бәрдергән шоферны эзли. Бу хакта “Горобзор” чыганагы хәбәр итә.
Баланы әнисе чанага утыртып, светофорның рөхсәт итүче сигналына юл аша алып чыгып барган. Видеодан күренүенчә, водитель чананы бәрдереп үтеп китә, ләкин туктамый.
Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, юл һәлакәте нәтиҗәсендә сабыйның аягы җәрәхәтләнгән.
Хәзер ЮХХДИ вакыйга шаһитларын эзли.
Фото:pobeda26.ru
Читайте нас: