Әнисе сүзләренә караганда, төшке ашка балык ашы бирәннәр, кыз ашарга теләмәгән. Тәрбияче баланы кашык белән көчләп ашатмакчы булган. Нәтиҗәдә, баланың аскы ирене ярылган һәм гематома барлыкка килгән. Балалар бакчасында исә бу күренешне кыз уен вакытында бәрелде, дип аңлатмакчы булганнар.