+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 декабрь 2019, 14:25

Урамда хәер сорашкан малайны приютка озаттылар

Әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү өчен барлык документлар җыелган.

Бөре шәһәрендә 9 яшьлек малайның урамда теләнеп йөрүе, такси йөртүчедән акча соравы турында язып чыккан идек инде. Бала башына кияргә булмавы, әти-әнисенең эчүе, аны урамга куып чыгарулары турында сөйләгән.
Интернетка шул хактагы видео таралган көнне полиция капитаны Дарья Ермолаева аны танып, тикшерү белән фатирга юл алган. Баланың әнисе исерек була.
Полицейскийлар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы барлык документларны җыйган. Малай Балтачның балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютына урнаштырылган.
“Баланың әнисенә карата административ хокук бозу турында протокол төзелде. Шулай ук мәгълүмат административ йогынты чаралары күрү өчен Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырылды”, — дип ачыклык кертте Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото:социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: