+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 декабрь 2019, 23:45

Ике сабый өйләренә 43 мең сумлык уенчык китерткән

Моның өчен 6 яшьлек балалар әниләренең кредит картасын файдаланган.

Америкадагы бер гаиләдә шаккаттыргыч хәл булган. Ике кечкенә бала әниләренең кредит картасыннан файдаланып, тартма тулы уенчыкка заказ биргән. Аларның әниләре Вероника Эстелл курьерның өйләренә тартма тулы уенчык китерүен күргәч, телсез кала.

“Бүләкләрне” күреп, Верониканың алты яшьлек кызы, шатлана-шатлана абыйсын чакыра. Ул Amazon Alexa (тавыш белән аралашуны хуплаучы виртуаль ассистент) ярдәмендә заказ биргән посылка килүе турында әйтә. Виртуаль ярдәмче әниләренең картасына бәйле булганга күрә, балалар уенчыкларга заказ биреп кенә калмыйча, аны түли дә алган.
Көтелмәгән бүләк әни кешегә 700 долларга (43 518 сум) төшкән. Өстәвенә, Вероника кызы белән улына Раштуа бүләкләрен алып өлгергән булган. Бары тик Барби өчен йортны гына да ул 200 долларга (12 433 сум) сатып алган.
Ачуы чыккан әни балаларны, бу хәл турында әтиегезгә әйтәм, дип куркыткан.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: