+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 декабрь 2019, 00:05

Өлкәннәр төзегәнне балалар җимерә...

Бер төркем үсмерләр мәйдандагы боз сыннарын ватып чыккан.

Белорет шәһәрендәге үзәк мәйданда үсмерләр боз сыннарын җимергән. Яшь вандалларның гамәлләрен ачык күрсәтүче видеоны “Подслушано Белорецк” төркеменә куйганнар.
Моны күрүчеләр раславынча, 5-6 үсмер кичке вакытта мәйданда урнаштырылган фигураларны ватып качкан.
"Ярты шәһәр чыршы андый түгел, башкасы мондый түгел, дип зарлана. Әгәр дә без яшьләргә дөрес тәрбия бирмибез икән, алга таба да җимерек Яңа ел сыннары, чүп-чарлы газоннар һәм пычрак подъездлар белән яшәячәкбез”, - дип ачынып язган бер хатын.
Фото:видеодан скриншот.
Читайте нас: