+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 декабрь 2019, 14:05

Балаларны “зеленка” белән бизәгән

Тәрбияче малайның күгәргән урынын яшерү өчен яңа уен уйлап тапкан.

Мәскәүдәге балалар бакчаларының берсендә тәрбияче бер баланың тәнен күгәрткән. Аны яшерү өчен ул тәрбияләнүчеләргә сәер уен уйнарга тәкъдим иткән һәм аларны “зеленка” белән яшел төскә бизәгән. Бу хакта "360” телеканалы хәбәр итә.

Мәгариф учреждениесе җитәкчесе Антон Алексеев сүзләренә караганда, 17 декабрьдә бер баланың әти-әнисе улларының тәнендә кара янган урыннар булуын күрә һәм бу хакта бакча җитәкчесенә әйтә.
Соңыннан ачыклануынса, тәрбияче тыңламаган баланы тынычландырыр өчен урындыкка утыртырга теләгән була. Ә балада күгәргән урынны күргәч, аны яшерер өчен оригиналь уен уйлап таба. Апалары тәрбияләнүчеләргә зеленка биреп, уйнарга һәм бер-берсен бизәргә тәкъдим итә.
Бу вакыйганың тикшерү өчен махсус комиссия төзелә, аңа мәктәп җитәкчелеге һәм профсоюз, хезмәтне саклау һәм сәламәтлек буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук педагог-психолог вәкилләре керә.
Әлеге вакытта педагог вакытлыча эштән бушатылган, ә мәгариф оешмасы җитәкчесе хәлне шәхси контрольгә алган.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: