+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 декабрь 2019, 00:05

Көнбагыш артыннан кибеткә чыккан һәм кайтмаган...

16 ел элек югалган мәктәп укучысын тапканнар.

2003 елның көзендә Томск шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Юля исемле кыз кибеткә чыгып китә һәм югала. Шуннан бирле аның турында озак еллар бер генә хәбәр дә булмый. Кыз гаиләдә абый-апаларыннан соң туган алтынчы, төпчек бала була.
Гаиләсе кызны эзләп-эзләп карый, ләкин нәтиҗәсез. Ниһаять, 16 елдан соң, декабрьнең соңгы көннәрендә, абыйларының берсе телевизордагы игъланнан сеңлесен танып ала. Юляның туганнарын Русия буйлап эзләүгә 2019 елның февраленнән Красноярск шәһәре волонтерлары тотынган була.
Баксаң, Юля шул еллар эчендә Красноярск шәһәрендәге психоневрологик интернатта яши. Кызны монда 2003 елның 8 сентябрендә, урамнан алып киләләр. Кыз үзе, гаиләсе, каян булуы турында бернәрсә дә әйтә алмый. Ул бары тик исемен генә хәтерли.
Әлеге вакытта психологлар Юляны туганнары белән очрашуга әзерли. Аның психик халәте әле булса тотрыксыз, дип белгечләр. Мөгаен, кыз моннан моннан дистәләрчә еллар элек көчле стресс кичергән, ниндидер бәлагә тарыган булгандыр, дип фаразлый алай.
Тиздән, бик тиздән югалган кыз абый-апаларын күрәчәк. Моннан ике ел элек якты дөньядан киткән әниләренә генә бу бәхетле дә, тетрәндергеч тә мизелләрне күрү насыйп булмаган...
Фото:fishki.net
Читайте нас: