+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 декабрь 2019, 01:45

Оля апага рәхмәт!

Киң күңелле булганы, балаларны сөендергәне өчен!

Башкортстанның Салават шәһәрендәге бер йорт ихатасында зур тартма, ә аның эчендә төрле төстәге дистәләгән таудан шугыч күрсәгез, гаҗәпләнмәгез, дуслар. Рәхәтләнеп тау шуыгыз да, Оля апа үзе әйткәнчә, шугычны кабат тартмага салып китегез.
Балаларны шулай сөендергән апа тартмага мондый язу беркеткән:
"Хөрмәтле малайлар һәм кызлар!
Бу шугычларны сезнең өчен 4нче фатирда яшәүче Оля апа сатып алды. Аларны бушлай алыгыз һәм соңыннан кире тартмага салырга онытмагыз.
Шугычлар 10 данә. Алар югалмаса, мин бик шат булырмын. Шуыгыз һәм сөенегез!”
Рәхмәт Сезгә, юмарт Оля апа!
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: