+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 декабрь 2019, 14:05

“Мәктәптән куыгыз үзен!”

Нефтекама мәктәпләренең берсендә әти-әниләр агрессив малайны сыйныфтан алуларын таләп итә.

Нефтекама шәһәренең бер мәктәбендә әти-әниләр 2нче сыйныфта укучы малайны белем учагыннан кудыртырга тели. Ул әлеге мәктәпкә уку елы башыннан күчкән. Малай актив һәм агрессив булып чыккан, бөтен сыйныфны куркыта, сыйныфташлары белән сугышырга гына тора. Бу хакта “Bash.News” хәбәр итә.
Икенче сыйныф укучыларының борчулы ата-аналары мәктәп администрациясеннән агрессив укучыны сыйныфтан алуны таләп итә. Аларның сүзләренә караганда, балалар мәктәпкә барырга курка, өйләренә гел тән күгәрүләре һәм күз яшьләре белән кайта. Әмма укытучылар кузгалмый, шуңа да әниләр малайны мәктәптән кууыны таләп итеп, митинг оештырганнар.
Агрессив укучының әнисе белдерүенчә, аның улына каршы әти-әниләр тарафыннан коткы бара. Малайны эзәрлеклиләр һәм куркыталар.
Ә мәктәп укытучылары ассыклавынча, малай яхшы укый, күп кенә мәктәп чараларында катнаша, аны үз-үзен тотышы өчен мәктәптән куып чыгару мөмкин түгел. Сыйныф җитәкчесе бу хәлләрдән соң, дәваханәгә эләккән. Мәктәп администрациясе конфликтны хәл итү өчен психологик һәм педагогик алымнарны кулланырга әзер.
Фото:bash.news
Читайте нас: