+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 декабрь 2019, 16:45

Әнисе телефонын алган булган...

12 яшьлек бала үз-үзенә кул салган

Дуван районының Мәсәгуть авылында коточкыч фаҗига булган. 12 яшьлек малайның үле гәүдәсен үз өйләрендә тапканнар. Үсмер үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Алар язуынча, бала әнисе телефонын алган өчен дөнья белән хушлашкан дигән мәгълүмат бар. Башкортстанның Тикшерү комитеты әлегә бу мәгълүматка карата комментария бирми.
Кызганычка каршы мондый хәлләр еш кабатлана башлады. Әти-әниләр үз балаларына карата игътибарлы булсыннар, алар белән ешрак ачыктан-ачык сөйләшсеннәр, аңлату эшләре алып барсыннар иде.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас: