+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 декабрь 2019, 17:40

Снюсны яңа төргәккә яшергәннәр...

Хәзер аны кәнфиттән аерып та булмый.

Балалар һәм үсмерләр арасында снюс яки “суыра торган тәмәке” коточкыч тизлектә тарала. Соңгы айда гына республикада мәктәп укучылары арасында снюс белән агулануның берничә очрагы теркәлде. Шушы вакыйгаларга бәйле республика Башлыгы Радий Хабиров кибет хуҗаларыннан киштәләрдән снюсны тулысынча алып куюны таләп итте. Республика прокуратурасы тарафыннан үсмерләргә снюс сатуны тыю турындагы закон әзерләве дә мәгълүм.
Табиблар белдерүенчә, снюста никотинның концентрациясе бик югары. Аны куллану бала сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.
Шунысы аянычлы, соңгы вакытта намуссыз бәндәләр снюсны яңа төргәккә яшереп — кәнфит рәвешендә сата башлаган. Ата-аналар мәктәп чатларында бу афәтнең фотолары белән бүлешә.
Мәктәп яшендәге балаларны шушы хакта кисәтергә, снюсның никадәр хәвефле булуын аңлатырга кирәк.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: