+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 декабрь 2019, 15:55

Укучыны бәрдергән һәм качып киткән...

Уфа урамындагы юл-транспорт вакыйгасының шаһитларын эзлиләр.

Кичә, 25 декабрьдә, Уфада водитель 10 яшьлек малайны бәрдергән һәм качып киткән. Вакыйга башкаланың Ухтомский урамының 20нче йорт каршында булган.
ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, 10.45 сәгатьтә малай юл аркылы чыгып барганда, таеп егылган. Бу вакытта машина артка хәрәкәт иткән һәм баланы күрмичә, бәрдергән. Ләкин туктап, ярдәм итәсе урынга водитель качып киткән.
Укучы малайның аягы җәрәхәтләнә. Хәзер инспекторлар машина йөртүчене эзли. Юл –транспорт вакыйгасының шаһиты булган яки нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләргә 237-02-02 яки 02 телефоны буенча шалтыратуны сорыйлар.
Фото:ЮХХДИның матбугат хезмәте.
Читайте нас: