+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 декабрь 2019, 18:10

Экстрасенслар Мазовларның кайда булуын әйткән

Ике баласы белән югалган ирдән ике айдан бирле бернинди дә хәбәр юк.

Артем Мазов һәм аның ике улы — алты яшьлек Слава һәм сигез яшьлек Ильядан ике айдан артык бернинди дә хәбәр юк. Ике улы белән әтисе 26 октябрьдә югалган иде. Тикшерү комитеты, полиция һәм волонтерлар аларны эзләүне дәвам итә.

Экстрасенслар һәм күрәзәчеләр Мазовларның язмышы турында төрле версия белдерә. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
“ Әтиләре белән барысы да начар, балалар белән —яхшы. Балалар ягыннан тынычлык килә, ул аларны, мөгаен, я танышларына яшергән, я ял итәргә җибәргән. Ир үзен начар хис итә, хис-кичерешләре күп, эчәдер, мөгаен. Исәнме –түгелме булуын төгәл генә әйтә алмыйм, - дип яза эзотерик Венера Безфамильная.
Күрәзәче Ольга Александрова югалган ир белән балаларның фотолары буенча, барысының да юкка чыккан көннән соң суда булуын күргән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: