+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 декабрь 2019, 16:15

Кыш бабай бүләге үкенечкә булмасын...

Яңа ел — балаларны төрле бүләкләр, уенчыклар белән сөендерә торган чор. Әлбәттә, заманча уенчыклар бик матур булулары белән бергә, хәвефле дә әле.

Чөнки уенчыкларның күпчелеге батарейкалар белән эшли. Аларның бигрәк тә “таблетка” рәвешендәгеләре белән уяу булырга кирәк.
Табиблар белдерүенчә, баланың бигрәк тә 8 айдан 3 яшькә кадәрге чоры аеруча куркыныч санала. Шуңа да аларны мондый уенчыклар янында үзләрен генә калдырырга ярамый, дип искәртә белгечләр.
Баланың сәдәф-батарейканы йотуы аркасында фаҗига килеп чыгуы бик ихтимал. Очраклы рәвештә генә авызына алган кечкенә "төймә" сабыйның трахеясен һәм ашказанын яндыра. Аны йоткан баланы кайчагында коткарып калып булмый инде. Гомерен саклап калган хәлдә дә, күп кенә очракларда нәтиҗәсе инвалидлыкка китерә, ди белгечләр.
Шуңа да әти-әниләргә Яңа ел бүләкләрен сайлаганда ук бик сак булырга кирәк. Әгәр ул уенчыкта бар икән инде, аны сабый ачмаслык итеп, шөрепләр белән ныгыту хәстәрен күрергә тырышыгыз. Баланың гомере өчен иң элек сез җаваплы.
Фото:matrony.ru
Читайте нас: