+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 декабрь 2019, 01:10

Кондуктор баланы автобустан төшереп калдырган...

Көннең кичкә авышуына да, чатлама суык булуына да карап тормаган.

Новосибирск шәһәрендә кондуктор чатлама суык көнне, кичке эңгер-меңгер вакытта, 10 яшьлек кызны автобустан төшереп калдырган. Бу хакта баланың әнисе социаль челтәрләрдә язган.
Бу хәл 25 декабрь кичендә 13нче автобуста булган. Дүртенче сыйныф укучысы кондукторга юл хакын түләү өчен картасын сузган. Ләкин хатын мәктәптән бирелә торган белешмә таптыра башлаган. Белешмә үзе белән булмагач, кондуктор түләүне кабул итми һәм баланы автобустан куып төшерә.
"Кагыйдә буенча кондуктор белешмә сорарга хокуклы, әмма баланы кичке вакытта автобустан ничек куып чыгарырга мөмкин?” – дип гаҗәпләнә баланың әнисе.
Кеше юньләп йөрми торган урында төшеп калган кыз куркудан елый башлый. Якыннарына шалтырата алмый, чөнки телефоны сүнгән була.
Бәхеткә, шул ук маршрут буенча килүче башка водитель баланы утырта һәм тиешле тукталышка кадәр бушлай алып бара.
Кызның әнисе бәгырьсез кондукторны табарга һәм җаваплылыкка тарттырырга ниятли. Ул Новосибирск мэриясенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать иткән дә инде.
Фото:cheltv.ru
Читайте нас: