+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 декабрь 2019, 19:40

Үсмер фейерверк аттырган...

Тән пешүләре алган егетне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар.

29 декабрь көнне Стәрлетамакта күпфатирлы торак йорт алдында фейерверк җибәргәндә балигъ булмаган үсмер зыян күргән. Бу хакта бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
"Пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда, 17 яшьлек үсмернең йөзе һәм куллары пешкән. Зыян күрүче шәһәр дәваханәсенең тән пешүләре бүлегенә уртача авырлыктагы хәлдә салынды”, - диде ведомство җитәкчесе һәм төбәк халкын пиротехник чараларны куллану кагыйдәләрен үтәргә, шул исәптән, аларны балаларның, һәм исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр тарафыннан кулланылуына юл куймаска чакырды.
Моннан тыш, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен имин үткәрүне тәэмин итү өчен Фәрит Гомәров 2019 елның 30 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Башкорт территориаль системасының идарә органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертергә тәкъдим итте.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының мабугат хезмәте.
Читайте нас: