+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 декабрь 2019, 12:05

Бәйрәм истә калырлык булсын, дисәгез...

Яңа ел табынын әзерләүче хуҗабикәләргә диетолог киңәшләре бик ярап куячак.

Эксперт фикеренчә, майонез урынына салатларга йогурт, зәйтүн мае яки каймак куллану яхшырак. Бигрәк тә балалар булган йортта бу киңәшне истә тотарга кирәк. Әгәр инде аларның тәме балаларга бик ошамаса, майонезны үзең ясау яхшырак. Ул кибетнекенә караганда сыйфатлырак та, файдалырак та булачак. Шуны да истә тотыгыз, яшелчә салатыннан тыш, бер генә салат та файдалы түгел, шуңа күрә аларны аз-азлап кына кулланырга кирәк.
Шулай ук диетолог Яңа ел төнендә ярмалардан һәм крахмаллы продуктлардан баш тартырга киңәш итә. Өстәлдә шулай ук бик күп яшел тәмләткечләр хуплана, ә менә тозлы ризыклар күп булмасын.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: