Уфада, 29 декабрь көнне, 12 яшьлек Ангелина Гыйләҗева югалган. Бу хакта “Лиза Алерт” волонтерлары хәбәр итә.
Кыз әти-әнисеннән рөхсәт алып, шугалакка киткән булган. Эзләүләр шәһәрнең Дим районында алып барыла.
Кызның буе — 164 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре куе коңгырт төстә, күзләре — соры-яшел. Соры җиңле кара толстовка, кара леггинсылар һәм кара кроссовкалар кигән булган.
Волонтерлар кыз турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә 8-800-700-54-12 яки 112 бушлай телефон номерларына хәбәр итүләрен сорый.
Фото:социаль челтәрләрдән.