+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 декабрь 2019, 19:25

Югалган кыз турында яңалыклар бар

Бу хакта волонтерлар хәбәр итә.

12 яшьлек Ангелина Гыйләҗеваның 29 декабрь көнне югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Эзләү отряды волонтерлары кызның исән-сау булуын, өендә булуын хәбәр итә.
Кайбер мәгълүмат чыганаклары белдерүенчә, Ангелинага гаиләдә күп нәрсәне рөхсәт ителгән, әмма якыннары кайбер мәсьәләләрдә катылык, таләпчәнлек тә күрсәтә белгән. Әйтик, кызга үзеннән өлкән яшьтәге үсмерләр белән Дим паркында йөрү тыелган. Бу аңлашыла да, чөнки әти-әниләре баланы начар компанияләргә эләгүдән курчаларга тели.
Югалган көнне кыз паркта була. Әти-әнисе аның артыннан килүен аңлагач, курткасын һәм телефонын ташлап, качып китә.
Бәхеткә, бу вакыйга бәла-казаларсыз тәмамланды. Балаларыгыз белән ешрак аралашыгыз, сөйләшегез, ике арадагы аңлашылмаучанлыкны вакытында хәл итегез, әти-әниләр!
Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас: