+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 гыйнвар 2020, 14:00

Яңа ел каникулларында кайда, нинди чаралар үтә?

Мәдәни һәм спорт чараларының тулы исемлеге - бер интернет-порталда.

Башкортстанның барлык шәһәр-районнарында оештырылачак мәдәни, спорт, күңел ачу чараларының тулы исемлеге белән махсус интернет-порталда танышырга була.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бу көннәрдә, Яңа ел тамашаларыннан тыш, төрле мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары оештырылада оештырылачак. Һәр кеше үз төбегендә яисә башка районнарда һәм шәһәрләрдә гаиләсе һәм якыннары белән вакытны күңелле үткәрә алачак.
Яңа ел чаралары бер блокта – «Башкортстанның мәдәни дөньясы» интернет-порталы сайтында (https://www.kulturarb.ru/ru/), «Яңа ел календаре - 2020» исемле махсус бүлектә җыелган. Һәр муниципалитетның бүлегендә район һәм шәһәр хакимиятләренең рәсми сайтларына сылтама бар, анда чаралар белән тулырак план урнаштырылган, шул исәптән барлык авыл җирлекләре буенча да. Шулай ук , бу порталда республиканың мәдәният һәм сәнгать учреждениелеренең репертуары да урын алган.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә республика халкын бик күп чаралар көтә. Килегез, күрегез, рәхәтләнеп бәйрәм итегез, дуслар!
Фото:piligrim-tlt.ru
Читайте нас: