Шәһәр хакимиятендә белдерүләренчә, гади генә кагыйдәләрне үтәгән очракта, мондый күңелсезлекләрне булдырмый калырга мөмкин иде. Шул уңайдан башкала хакимиятенең матбугат хезмәте ата-аналар өчен киңәшләр тәкъдим итә.
* Өлкәннәр, шәхсән үзегез боз таучыкларын, андагы баскычларны, чокырлар һәм бала сәламәтлегенә зыян китерерлек күренгән бар нәрсәләрне карагыз.
* Балага боз сыннары янында йөгерергә рөхсәт итмәгез: ул таеп егылырга һәм имгәнергә мөмкин. Шулай ук, боз лабиринтларында һәм таучыкларда ашыкмаска, этешмәскә кирәк.
* Балаларга боз скульптураларына менәргә рөхсәт итмәгез – мондый уен вакытында егылып төшү бик җиңел.
* Баланы тауга махсус шугычлар белән генә җибәрергә кирәк. Боз тавыннан басып, тезләнеп шуарга рөхсәт итмәгез.
* Әгәр уен вакытында кем дә булса зыян күрә икән, яисә сез таучыкларда ярыклар, чокырлар һәм башка хәвефле урыннарны күрсәгез, бу хакта 112 номеры буенча хәбәр итүегез сорала.