+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 гыйнвар 2020, 11:30

Уеннан уймак чыкмасын!..

Машинага тагылган тюбингта баланы шәһәр урамы буйлап йөрткән әти-әни үз акылында микән?!

Шушы көннәрдә Башкортстанның Салават шәһәрендә шаһитлар өлкәннәрнең бала утыртылган тюбингны автомобильгә тагып, урам буйлап йөртүен видеога төшереп алган.
Акылга сыймаслык бу күренеш шәһәр гипермаркетларның берсе каршында төшерелгән. Видеоязмадан күренүенчә, вакыйга кичке вакытта бара. Видеоны төшерүчеләр раславынча, әти-әнисе баланың гомерен куркыныч астына куя. "Ватрушка"га утырган баланы машина артында күреп булмый, диярлек. Аңа берничә тапкыр яныннан узып баручы автомобильләрнең тәгәрмәче астында калу янаган.
Социаль челтәрләргә таралган бу видеоязма бик күпләрне хәйран калдырды. Интернет кулланучылар өлкәннәрнең җавапсызлыгына шакката. Кайберәүләр шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: