Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 80 проценттан артыгына әти-әнисе планшетлар һәм смартфоннарда “утырырга” рөхсәт итә. Галимнәр раславынча, аларның 82 проценты уеннар уйный, 14 проценты мультфильмнар карый, 4 проценты музыка тыңлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яртысыннан күбесе планшетлар белән атнага 6 сәгатькә кадәр, 17 проценты атнасына 6 сәгатьтән артык вакыт үткәрә.
Күпчелек ата-аналар смартфоннар, планшетлар, компьютер уеннары баланың акыл сәләтен үстерә дип саный. Бу чыннан да шулаймы? Мәскәү дәүләт педагогия университеты доценты Екатерина Клопотова моңа тәҗрибәләр нигезендә җавап бирә.
— Без компьютер уеннарының балаларның танып-белү процессларына ничек тәэсир итүен күзәттек. Һәм менә нәрсә ачыкланды: танып-белү процессларының иң түбән үсеш дәрәҗәсе — компьютер уеннарында бик озак, чикләнмәгән вакытта уйнаган балаларда. Аларда игътибарлы булу, образлы фикерләү бик түбән, — дип ассызыклый белгеч. — Югары күрсәткечләр телефон-планшетларда атнага 6 сәгатьтән дә артык уйнамаучы яисә аларны кулларына бөтенләй алмаучы сабыйларда.
Екатерина Клопотова белдерүенчә, баланың нинди уеннарда "утыруына" игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, үстерүче, дидактик уеннарның файдасы бар. Ә менә стимуляторлар һәм аркадалар (тиз вакыт эчендә нәрсәдер җыярга яисә урыныннан күчерергә) белән сак булырга кирәк. Мондый уеннар баланың психикасына йогынты ясый, хәтта стресска китерергә мөмкин.