+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 гыйнвар 2020, 23:35

12 яшьлек кызлар подъездда аракы эчкән

Аларның берсе реанимациягә эләккән.

5 гыйнварда Уфаның Комсомольская урамындагы бер йортның подъездына 5нче сыйныф укучылары спиртлы эчемлекләр кулланып, кәеф күтәрергә уйлаган, күрәсең. Нәтиҗәдә, кызларның берсе үзен начар хис итә башлый һәм аңа ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Табиблар 12 яшьлек кызның этил спирты белән кискен агулануын ачыклый. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.

Кызны ашыгыч рәвештә 22нче дәваханәнең реанимациясенә алып китәләр. Әлеге вакытта аның гомеренә куркыныч янамый.
5нче сыйныф укучысының нинди шартларда шундый җитди агулануы билгеле түгел. Бу хәлнең сәбәбләре ачыклана.
Әгәр бу үсмер кызлар белән әти-әниләре, укытучылар алдан аңлату эшләре алып барса, мондый күңелсез хәлләр килеп тә чыкмас иде.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: