+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 гыйнвар 2020, 21:35

Аңына килә алмаган...

31нче гыйнвардан бирле комада яткан малай вафат.

Башкортстанда, 9 көн комада ятканнан соң, Мәскәү-Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән бала вафат булды. Бу хакта Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Билгеле булуынча, дүрт автомобиль — ВАЗ-2113, “Chevrolet Lacetti”, КамАЗ йөк машинасы һәм “Kia Rio” катнашлыгындагы авария Дүртөйледән ерак түгел 31 декабрь көнне булган иде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "ВАЗ-2113" автомобиле пассажиры һәлак булган, машина йөртүче һәм аның өч баласы зыян күргән. Кызганычка каршы, соңрак шул ук көнне хатын реанимациядә үлә. Ә бүген билгеле булганча, аның 10 яшьлек улы да дәваханәдә үлгән. Бу вакыт эчендә бала комада булган.
Аның игезәк ир туганы һәм кечкенә сеңлесенең хәле яхшыра башлаган. Туганнары сабыйларга әниләренең һәм абыйларының үлүе турында кайгылы хәбәр җиткерүне кичектереп торырга карар кылган.
Билгеле булганча, ул кичтә хатын-кызлар балалары белән Чакмагыш авылына Яңа елны каршыларга барган.
Фото:t-media.kg
Читайте нас: