+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 гыйнвар 2020, 12:25

Аны өйдә ике сабые көтә...

Яшь әни Яңа елның беренче көнендә югалган.

Уфада яшәүче 24 яшьлек Валерия Хлобыстованы туганнары инде бер атна эзли. Ике бала әнисе 1 гыйнварда көндез өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Ул көнне аның ире ярты сәгатькә кенә өйдән чыга, ә кайтуына, хатыны булмый . Валерия ирен каядыр китүе турында кисәтмәгән.
Башта югалган хатынны якыннары үзләре эзләп табарга тырыша. Берничә көннән соң яшь ананың югалуы турында полициягә хәбәр итәләр. Валериянең туганнары социаль челтәрләргә дә мөрәҗәгать иткән.
Валерияне күргән, яки аның кайда булуын белгән кешеләр - 8 919 615 07 15 телефонына хәбәр итсеннәр иде.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: