+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 гыйнвар 2020, 14:10

Сабыйны балконда йоклаткан

Баласын 20 градус салкында калдырган ана ни уйлады икән?

Тикшерүчеләр күкрәк баласы салкында туңып үлү очрагы буенча тикшерү эше башлаган. Бу коточкыч хәл Хабаровск краеның Амурдагы Николаевск шәһәрендә булган. Күпкатлы торак йортта яшәүче ана кышкы салкында сабыйны балконда йокларга калдыра. Берничә сәгатьтән янына чыгуга, бала үлгән була. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бу көнне шәһәрдә 20 градуслы салкыннар булган.
Бу очрак буенча Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: