+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 гыйнвар 2020, 17:00

Тау шуганда картәтисенең йөрәге туктаган

7 яшьлек оныгы исән калган.

Уфада оныгы белән бергә тюбингта тау шуган вакытта пенсионер ир коточкыч фаҗигага дучар булган. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Картәтисе 7 яшьлек оныгы белән Менделеев урамында “Трамплин” тукталышы янындагы таудан шуган вакытта кинәт аңын югалта һәм агачка килеп бәрелә. Ашыгыч хезмәтләрдәге чыганак хәбәр итүенчә, пенсионер шунда ук үлә. Алдан ачыкланган мәгълүматлар буенча, үлемнең сәбәбе — миокард инфаркты. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә озатканнар.
Читайте нас: