+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 гыйнвар 2020, 01:15

3 яшьлек сабый әти-әнисе белән “качышлы” уйнаган...

Тик ахыры бик кызганыч тәмамлана шул...

Ульяновск өлкәсенең Засвияжск районында коточкыч фаҗига булган. Уен вакытында 3 яшьлек малай үлгән.
Баланың әти-әнисе сүзләренә караганда, алар өйдә уллары белән “качышлы” уйнаган. Бала үз бүлмәсенә кереп качкан. Ярты сәгать чамасы ул өлкәннәрнең чакыруына җавап бирмәгән.
Кызганычка каршы, әти-әнисе баланы бик соң тапкан. Сабый трансформер-кровать эченә кереп качып, һава җитмәүдән үлгән.
Ульяновск өлкәсе прокуратурасы баланың үлем факты буенча тикшерү үткәрә.
Кечкенә балалар тәрбияләүче әти-әниләргә мондый уеннар вакытында бик сак, уяу булырга кирәк. Чөнки шкаф, диван, суыткыч эченә кереп, сабыйның үзаллы чыга алмау куркынычы бар. Ходай сакласын...
Фото: gazeta.ru
Читайте нас: