+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 гыйнвар 2020, 02:35

Биш яшьлек малай әтисенә аткан...

Әти кешенең улына ау мылтыгы күрсәтүе фаҗига белән тәмамланган.

Биш яшьлек малай ялгыш әтисен атып үтергән. Бу хәл 3 гыйнвар көнне Саратов өлкәсенең Ивантеевка авылында булган, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.
Башлангыч мәгълүмат буенча, әти кеше кечкенә улына ау мылтыгын күрсәтергә булган. Ул сейфтан мылтыкны ала, идәнгә сала һәм улына күрсәтә башлый. Кызганычка каршы, корал бала кулына эләгә һәм ул әтисенә ялгыш атып җибәрә.
Малай нәрсә булганын аңламый да кала. Яраланган ир шунда ук үлә. Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасына үлем очрагын теркәргә генә кала...
Билгеле булуынча, гаилә имин саналган, беркайда да исәптә тормаган. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.
Фото:iz.ru
Читайте нас: