+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 гыйнвар 2020, 20:25

Ике сабый әниләрен 9 көн көтте

Ниһаять, яшь әни табылган.

Уфада 1 гыйнварда 24 яшьлек Валерия Хлобыстова югалган иде. Ниһаять, яшь әни өенә кайткан. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
— Өйгә кайтты, барысы да яхшы, — дигән аның ире. Шулай ук эзләүдә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдергән.

9 көн буена югалып торуын хатын бу көннәрдә ахирәте белән йөрүе һәм Яңа ел бәйрәмнәрен билгеләве белән аңлаткан.
Билгеле булуынча, яшь хатын 1 гыйнварда сәгать өчләр тирәсендә югала. Ире ярты сәгатькә өйдән чыгып киткән була, ә кайтуына хатынының юклыгы ачыклана.

Шушы тугыз көн эчендә яшь әнине өендә ике бәләкәй сабые көтә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: