+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 гыйнвар 2020, 14:20

Снюсны Уфада җитештергәннәр...

Яшерен предприятие “Роспотребнадзор”ның тикшерүе вакытында ачыкланган.

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, Уфа территориясендә никотинлы чаралар — снюс җитештерүче оешма ачыкланган.
Предприятие директоры аңлатуынча, җитештерү 2019 елның февраленнән алып ноябренә кадәр алып барылган, әмма цехта шактый күләмдә продукция – 735 сагыз рәвешендәге никотинлы эшләнмә, алар өчен әзерләп куелган 2 мең тартма, 878 этикетка һәм чимал табылган. Хәзерге вакытта болар барысы да ведомство белгечләре тарафыннан алынган.
“Роспотребнадзор” тарафыннан планнан тыш 862 тикшерү үткәрелгән. Аның барышында 775 берәмлек күләмендә 24 партия никотлы сагызлар алынган.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: