+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 гыйнвар 2020, 17:00

Авариядә 12 яшьлек кызның гомере өзелгән...

Юл фаҗигасе кичә кич Чишмә районы юлында булган.

Башкортстанның Чишмә районында юл-транспорт һәлакәтендә 12 яшьлек кыз һәлак булган. Юл фаҗигасе 11 гыйнварның кичке алтылар тирәсендә булган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Руль артында кызның әнисе була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә юлында 35 яшьлек хатын идарә иткән Kia Venga автомобиле юл читенә чыккан һәм әйләнгән. Кызганычка каршы, машина йөртүченең 12 яшьлек кызы ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. 10 яшьлек кызы дәваханәгә урнаштырылган.
Юлларда сак булыгыз, тизлекне арттырмагыз. Бигрәк тә һава торышы начар булган көннәрдә игътибарлы булуыгыз сорала.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: