+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 гыйнвар 2020, 00:05

Урамнан кергән картәти

Тугыз ел урамда яшәгән 75 яшьлек бабай Яңа елны җылы өйдә каршы алган.

Чиләбедә яшь гаилә тугыз ел урамда яшәгән 75 яшьлек пенсионерны сыендырырга. Бу хакта “Лайф” басмасы хәбәр итә. Анатолий Лещенконың подъездларда һәм җылылык трассаларында көн күргән. Аның үзенең йорты 2010 елда янган. Тугыз ел буена ул шәһәр хакимиятеннән вәгъдә ителгән торакны көтә.
— Мин хакимияткә мөрәҗәгать иттем. Барысы да эшләнәчәк, дип әйттеләр. Ә аннары бөтенләй “оныттылар”, — дип сөйли бабай.
Яңа ел алдыннан пенсионерны волонтерлар күреп, аның турында социаль челтәрләрдә язган. Бабайның язмышы Гулициннарны аеруча тетрәндерә. Гаилә аңа вакытлыча яшәп торырга тәкъдим итә, картлар йортына урнашырга ярдәм итәргә телиләр. Тик укымышлы, начар гадәтләре булмаган бабакай гаиләдә бик тиз үз кешегә әйләнә.
— Ул: “Мин билгесезлектән куркам”, диде. Мин куркып калдым. Аны картлар йортына бирә алмаячагымны аңладым, — дип искә ала олы кешене түбәле иткән Валентина Гулицина. — Шунда гаиләмә: “Бездә хәзер картәти бар", дидем...
Яңа елны алар бер гаилә булып каршы алган. Бабакай чыршы бизәргә, салатлар ясарга булышкан. Анатолий бабайның күзләре начар күрә. Гәзит-китаплар укый алсын өчен якын арада үзен дәваханәгә йөртергә дә ниятләп торалар. Бу изге күңелле кешеләргә Аллаһның рәхмәте яусын!
Фото:chel.aif.ru
Читайте нас: