+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 гыйнвар 2020, 11:45

Улын каеш белән ярган...

Башкортстанда бер әти шулай баласын тәрбияләгән.

Башкортстанның Салават районында яшәүче ир улын каеш белән тукмап үтерә язган. Бу хакта урындагы полициягә сылтама белән "Салават җирендә" гәзите хәбәр итә.
Нәсибаш авылында яшәүче бер ир өйгә исерек килеш кайтып керә һәм улын “тәрбияләргә” керешә. Әти кеше балигъ булмаган улын тукмый, аркасына күптапкыр каеш белән суга. Нәтиҗәдә, баланы дәваханәгә илтергә туры килә.
Баланың әнисе, улын җәзалауга түзә алмыйча, полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хәзер тикшерү эшләре бара.
Фото:info-rm.com
Читайте нас: