+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 гыйнвар 2020, 23:10

Йорт түбәсендәге бозлардан сак булыгыз!

Салаватта мәктәп укучысының башын боз тишкән.

Салаватта мәктәп укучысының башын боз тишкән.
Кыш вакытында йорт түбәләрендәге боз сөңгеләре балалар өчен аеруча куркыныч тудыра. Шушы көннәрдә Салават шәһәрендә шундый хәл чак кына фаҗига белән тәмамланмый калган. Анда бер йорт түбәсеннән мәктәп укучысының башына боз сөңгеләре килеп төшкән. Малай ике яра алган, аларның берсе шактый тирән булып чыккан, хәтта дәваханәгә алып барып, тегәргә туры килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге «SLV LIFE — Салават шәһәре» төркемендә малайның әнисе язган.
" Калын кышкы башлыгы булмаса, фаҗигадән котылып булмас иде", — дип язган зыян күрүче малайның әнисе һәм баласына ярдәм күрсәткән узып баручы егеткә рәхмәт белдергән.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: