+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 гыйнвар 2020, 11:45

Баланың башын боз тишүгә һава торышы гаеплеме?

Һәрхәлдә, шәһәр хакимияте шуңа сылтый.

Салават шәһәре хакимиятендә бала башына боз сөңгеләре төшү уңаеннан аңлатма биргәннәр. “Кадет мәктәбе” нең 1нче сыйныф укучысы — җиде яшьлек Динислам кышкы җылылык корбаны булган. Көннәр җылыту сәбәпле, эри башлаган боз сөңгеләре Ключевая урамындагы 12нче йорт түбәсеннән килеп төшкән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
“Бала шәһәр травмпунктына башындагы ачык яра белән китерелгән. Табиб-травматолог аны караганнан һәм ярасын теккәннән соң, бала өенә озатыла. Баш мие селкенү билгеләре юк”, — дип ачыклый урындагы хакимият.
Хәзер бу хәлне шәһәр прокуратурасы тикшерә. Барлык коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчерелгән.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: