+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 гыйнвар 2020, 22:35

Мәктәп укучысы ОРЗдан вафат булган...

Башкортстанда үсмер кызны өйдә дәваланырга кайтарып җибәргән табибка карата җинаять эше кузгатканнар.

Башкортстанда 16 яшьлек укучы кыз ОРЗдан вафат булган. Табиб-педиатр аны стационарга юллар урынга, өендә дәваланырга кайтарып җибәрә. Хәзерге вакытта табибка карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Башкортстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы яза.
Тикшерү версиясе буенча, узган елның февралендә Толбазы үзәк район дәваханәсенә көчле респиратор авыруы булган 16 яшьлек кыз китерелгән. Табиб, балигъ булмаган баланы тикшереп, авыруының җитдилеген бәяләп бетермәгән, стационарга юлламаган һәм өенә кайтарып җибәргән.
Экспертлар да укучы тиешле дәвалану алмаган, шул сәбәпле, гомере өзелгән, дигән нәтиҗә ясаган.
“Авыргазы районы прокуратурасы Толбазы үзәк район дәваханәсенең 31 яшьлек табиб-педиатрына карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Эш судка җибәрелде", — дип хәбәр итә республика прокуратурасының матбугат хезмәте.
Фото: rvolchansk.ru
Читайте нас: