+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 гыйнвар 2020, 14:55

Өч яшьлек ике сабый авариядә зыян күргән...

Башкортстанда кичә дүрт машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.

Кичә, 16 гыйнварда, республиканың Әлшәй районында юл-транспорт һәлакәте булган. Хокук саклау органнарына сылтама белән “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, ике йөк машинасы һәм ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Аларның икесе өч яшьлек игезәк сабыйлар.
Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән зыян күрүчеләрнең барысы да, шул исәптән бер автомобильнең 37 яшьлек шоферы да, дәваханәгә китерелгән. ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.
Читайте нас: