+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 гыйнвар 2020, 19:05

Чанадагы балага да куркыныч яный...

16 гыйнвар иртәсендә Уфа урамында бала катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы булган.

Бу хакта Bash.News чыганагы хәбәр итә. Башкаланың Төхвәт Янәби урамында «Шевроле-Круз» автомобиле белән идарә итүче 4 яшьлек сабый утырган чанага килеп бәрелгән.
Бу вакытта әнисе карлы юлдан малайны чанада алып барган. 30 яшьлек шофер баланы күрми калган. Нәтиҗәдә, малайның аягы сынган. Тиз арада ярдәм күрсәтү өчен аны дәваханәгә илткәннәр.
Бу вакыйганың төгәл сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый.
Кызганычка каршы, машиналар йөргән юлларда чанадагы сабыйларга да хәвеф яный. Водительләр еш кына аларны исләми кала. Мондый очракта әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, транспорт чарасы килгәндә, юл читенә чыгарга, аны үткәреп җибәрергә кирәк. Әгәр чананың этеп бара торган корылмасы булса, юл аша баланы утыртып алып чыгарга ярый. Чана бау белән тартып йөртелә торган булса, сабыйны мотлак рәвештә кулга күтәрергә яисә юл аша кулыннан тотып алып чыгарга кирәк.
Фото:viline.tv
Читайте нас: