+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 гыйнвар 2020, 16:50

Дару эчеп, “китә” язганнар...

Мәктәптә укучы кыз картәнисенең тынычландыра торган даруын эчеп карарга уйлаган. Ахирәтенә дә биргән...

Бу хәл 15 гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә булган, дип хәбәр итә "Московский комсомолец". 15 яшьлек ике мәктәп укучысы йокысызлыктан ярдәм итә һәм тынычландыра торган дару белән эксперимент ясарга булган. Кызларның берсе үлгән картәнисенең аптечкасыннан йокысызлыктан ярдәм итүче даруын табып алган һәм ахирәтенә эчеп карарга тәкъдим иткән. Үсмерләр дәрес башланыр алдыннан мәктәп бәдрәфендә икесе дә препаратны эчеп куйган.
Беренче дәрес тәмамлануга аларның хәле кискен начарая. Агарынган, сөйләшә алмаучы, күзләре йомыла башлаган укучыларны күреп, укытучылары шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан.
Табиблар кызларны дәваханәгә алып киткән, алар ярдәме белән кызларның хәле яхшырган. Бу хәлне хокук сакчылары тикшерә.
Кызлар үзләре, "Көчле даруны эчү сезгә нигә кирәк булды?" дигән сорауга "балдеть хотели" дип җаваплаганнар.
Фото:kasli-gazeta.ru
Читайте нас: