+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 гыйнвар 2020, 02:10

Кулында 4 яшьлек кызы булган

Уфада бала күтәргән ирне машина бәргән.

Башкаланың Степан Кувыкин урамында “Лада Гранта” автомобиле бала күтәреп юл аркылы чыгып барган ирне бәрдергән. 33 яшьлек ир дүрт яшьлек кызын күтәреп, җәяүлеләр өчен тиешле булмаган урыннан чыгарга уйлый. Нәтиҗәдә, әти кеше һәм бала төрле тән җәрәхәтләре ала.

Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, ирне өенә кайтарып җибәрәләр, ә җәрәхәтләр алган бала дәваханәдә ята.
Мондый фаҗигалар килеп чыкмасын өчен әти-әниләр үзләре балаларына юл кагыйдәләрен кечкенәдән аңлатырга, юлны тиешле урыннардан гына үтәргә кирәклеген белергә тиеш.
Фото: ГТРК "Башкортостан"
Читайте нас: