+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 гыйнвар 2020, 01:30

Наушниклар дәрестә гауга чыгарган...

Укытучыга укучының музыка тыңлап утыруы ошамаган.

“Московский комсомолец”хәбәр итүенчә, Мәскәү мәктәпләренең берсендә 61 яшьлек укытучы физика дәресендә 8нче сыйныф укучысының музыка тыңлап утыруын күреп кала. Ул укучыдан наушникларны һәм телефонны алып куюын таләп итә. Тик үсмер педагогны тыңламый. Укытучы наушникны тартып алганда ул өзелә.
15 яшьлек укучы, урындыктан сикереп торып, укытучының битенә йодрык белән суга. Икенче сугуында педагогның кулындагы интерактив такта пульты очып китеп, аның башына барып бәрелә. Укытучы коридорга йөгереп чыгып, ярдәмгә чакыра башлый. Аның хезмәттәшләре “ашыгыч ярдәм” чакырта.
Мәктәп хезмәткәрләре сүзләренә караганда, үсмер аның белән генә туктамый — ул пультны идәнгә бәреп вата һәм сыйныф ишегенә тибә башлый. Егетне тиз арада мәктәпкә чакыртып китергән әбисе генә тынычландыра ала.
Бу хәлдән соң педагог дәваханәгә эләгә. Билгеле булуынча, үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәптә тора, еш кына дәресләр калдыра икән. Малайны картәнисе тәрбияли.
Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: