+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 гыйнвар 2020, 19:35

Малайлар балконда бикләнеп калган...

Кечкенә сабыйларын үзләрен генә өйдә калдырган әти-әнигә моның өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Шушы көннәрдә Рязань шәһәренең Юбилей урамындагы биш катлы йорт балконында балалар бикләнеп калган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дүрт һәм биш яшьлек ике малай балконга чыга һәм кире фатирга керә алмыйлар, ишек эчке яктан бикләнә. Бу вакытта малайларның әти-әниләре өйдә булмый.
Очраклы кешеләр балаларны күреп, полициягә хәбәр итә. Вакыйга урынына килгән коткаручыларның берсе янгын баскычы буйлап балконга күтәрелә, җиңел киенгән балаларны үзенең өс киеменә төрә. Бу вакытта башкалары ишекне җимереп керә.
Сабыйларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар. Табиблар белдерүенчә, малайлар ныклап өшеп өлгермәгән, хәлләре яхшы. Әлегә алар дәваханәдә калачак.
Хокук сакчылары әлеге очрак буенча тикшерү башлаган. Әти-әниләргә кечкенә сабыйларын игътибарсыз калдырганнары өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Фото:kp40.ru
Читайте нас: