+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 гыйнвар 2020, 19:10

Бер яшьлек бала автомобильдә бикләнеп калган

Сабыйга берничек тә ярдәм итә алмаган әти-әнисенең йөрәге ярыла язган.

Башкортстанда бер яшьлек бала автомобиль салонында бикләнеп калган. Бу хәл турында Сибай диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәләр. Шалтыраткан ата-ана парковкаланган Lada Largus автомобиле ишекләрен ачуларын сорый.
"Машина эчендә бер яшьлек бала иде. Махсус корал ярдәмендә коткаручылар автомобильнең ишеген ачып, баланы әти-әниләренә тапшырдылар, ул медицина ярдәменә мохтаҗ түгел, ә менә аның әти — әниләре шактый борчылган”,— диләр ведомство хезмәткәрләре.
Билгеле булуынча, тәүлек эчендә коткаручыларга ишекләрне ачуга биш тапкыр чыгарга туры килгән: өч очракта балалар өйдә ялгыз бикләнеп калган.
Мондый очракларда әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, балаларны үзләрен генә калдырмаска кирәк.
Читайте нас: