+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 гыйнвар 2020, 17:25

Ике сабый янгында зыян күргән

Күпбалалы гаилә Уфа янындагы агач йортта яшәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә 21 гыйнвар кичендә Уфаның Дим районында урнашкан “Рассвет” бакчачылык ширкәтендәге агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына өч берәмлек техника һәм ун коткаручы җибәрелгән. Бакча йорты тулысынча янып беткән.
Янгын вакытында 4 һәм 6 яшьлек ике бала зыян күргән. Балалар 22нче шәһәр дәваханәсенә китерелгән. Бу агач йортта даими нигездә күпбалалы гаилә — дүрт баласы булган ата-ана яшәгән.
Янгынның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.
Әлеге вакытта каза күргән гаиләгә вакытлыча урнаштыру үзәгендә урын бирелгән.
Бигрәк тә агач йортларда яшәүче балалы гаиләләргә игътибарлы булырга, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә, янгын турында хәбәр итү корылмалары куярга кирәк.
Фото: МЧС РБ
Читайте нас: