+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 гыйнвар 2020, 17:25

Кискен хәлдә башы эшләп өлгергән...

9 яшьлек кыз үзен эзәрлекләп килгән ирдән котылган.

Мәскәү өлкәсенең Ступина шәһәрендә 9 яшьлек кыз артыннан өенә кадәр ияреп килгән шикле ирдән котылу юлын тапкан. Бу хәл 16 гыйнвар көнне көндезге икеләр тирәсендә булган.
Күзәтү камерасы яздырган видеодан күренүенчә, ир подъездга кадәр кыз артыннан ияреп килә. Алар ишектән дә бер-бер артлы керә. Бу кешенең уенда начарлык булуын сизенгән бала холлда “эз югалта”. Башта почмак артына кача һәм ир лифт чакырткан арада ишектән чыгып шыла.
Бәхеткә, урамда балага әтисе очрый. Ләкин ул бу хәлне белмәгәнлектән подъезддан чыгып барган иргә игътибар итми. Кызның әнисе сөйләвенчә, бу ир, Варя кибеткә кереп киткәч тә, кызның чыкканын урамда көтеп торган.
Әлбәттә, кыз барысын да әти-әнисенә сөйләп биргән. Күп тә үтми ирне хокук сакчылары кулга алган. Ул психик авыруы белән исәптә торучы кеше булып чыккан.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: